Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин турында яңа хисап: "Галерадагы кол тормышы"


Путин турында яңа хисап: "Галерадагы кол тормышы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:25 0:00

Русиядәге оппозиция җитәкчеләре президент Владимир Путинның зиннәтле тормышына күпме акча туздырылуын санаган.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов ил башлыгы Владимир Путин турында чираттагы хисабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте. Анда илдәге социаль тармаклар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау зур тизлек белән аска тәгәри барганда Русия президентының тормышында купшылык зур тизлек белән арта баруы сурәтләнә.

Владимир Путинның Русия җитәкчелегендәге эшчәнлеге турында элегрәк тә берничә хисап чыгарган Немцов "Солидарность" хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Леонид Мартынюк белән берлектә әзерләгән яңа хисабын “Галерадагы кол тормышы” дип атаган. Немцов әлеге хисапны бастырганда тагын бер нәрсәгә игътибар иткән – “Путин. Нәтиҗәләр. 10 ел” исемле хисап бер миллион тираж белән, аннан соңгы хисаплар азрак тиражлар белән басылган булса, хәзер инде басмаханәләрнең зур күпчелеге бу эшкә алынырга теләми икән. Хикмәт акчада да түгел, типографияләр хакимият репрессияләреннән курка, ди Немцов. Ахыр чиктә хисап чыгару мәгълүматларын күрсәтми генә биш мең данәдә басылган.

Хисапның исеме Путинның 2008 елда Кремльдәге матбугат очрашуында әйткән сүзләре белән бәйле. “Шәхси кичерешләремә килгәндә, миңа үзем өчен тавыш биргән ватандашлар алдында һич тә оят түгел. Узган сигез ел буе мин галерадагы кол кебек бар көчемне биреп тырыштым. Үз эшемнең нәтиҗәләреннән канәгатьмен”, дигән иде Путин.

Немцов фикеренчә, хакимияттә инде 12 елдан артык Ельцин белән Горбачевтан да озаграк утыручы һәм тагын 12 ел утырган очракта Брежневны узып китеп Сталинга якынлашачак Путин халык арасында абруен югалта барган саен хакимияткә ныграк ябыша. Автор моны Путин байлыкларын югалтудан куркуы һәм ул хакимлек иткән чорда әкияти байлыклар казанган Путин дусларының да аның хакимлеге дәвам итүен теләве белән аңлата.

“Әмма Путинны хакимияткә ябышырга мәҗбүр итүче иң төп сәбәпләрнең берсе – инде ул ияләшеп өлгергән һәм һич тә аерылырга теләмәгән байлык һәм зиннәтлелек атмосферасы. Бу артык купшылыкның салым түләүчеләр, ягъни без түләгән салымнардан финанслануы аның намусын борчымый”, ди Немцов.

Ул дәүләт башлыгының мул тормышын күрсәтүгә керешер алдыннан илдәге кискен проблемаларга да күз салып үтә: Илдә халык саны элеккечә кими бара, Путинның 12 еллык хакимияте чорында илдә үлүчеләр саны туучылар саныннан күбрәк булды, һәм Русия 5 миллионнар артык халкын югалтты, коррупциянең Африкадагы дәрәҗәгә җитүе илдәге эшмәкәрлекне һәм көндәлек тормышны богаулый, ә Русиянең чималга бәйлелеге Путин хакимияте елларында артты гына.
Немцов хисапны тәкъдим иткәндә Путин хакимияте чорында Русиядә мәктәпләр санының 20 меңгә, укытучылар санының 700 меңгә, хастаханәләр санының ике тапкыр, поликлиникалар санының 30 процентка кимегәнлеген дә әйтеп китте.

“Әмма Путин бернидән дә кыенсынмый. Ул читенсенеп тормыйча илгә һәм дөньяга үзенең керемнәре турындагы декларацияләрдә рәсми керемнәренең 100 мең доллардан аз гына артуын белдерә. Шул ук вакытта аның тормыш рәвешен Фарсы култыгындагы монархлар яки купшылык яратучы олигархларныкы белән чагыштырып була”, ди Немцов һәм Путин карамагындагы сарайларны санауга керешә.

Хисапта язылуынча, Путин карамагында 20 сарай, вилла һәм утырма бар. АКШ президентыныкы яки Германия башлыгыныкы исә икәү генә, Италия башлыгыныкы – өчәү. Путин хакимияте чорында тагын тугыз сарай төзелгән. Болай да артык күп утырмалар саны Путин хакимияте елларында ике мәртәбә арткан.

Әлеге сарай, вилла һәм утырмаларны фотоларын һәм чыгымнарын күрсәтеп аерым-аерым сурәтләп узганнан соң Немцов Путинга хезмәт күрсәтүче очкычларга күчә. Президентка хезмәт күрсәтүче “Россия” исемле махсус төркемгә 43 очкыч һәм 15 боралак керә. Очкычларның бәяләре берничә дистә миллион доллар, ә 19 кешегә исәпләнгән затлы итеп җиһазландырылган Airbus ACJ319 RA-73025 очкычының бәясе 105 миллион доллар. Боралакларның 15-е дә төрлечә эшләнгән Ми-8 боралаклары.

Бу очкыч һәм боралакларның гомуми бәясе бер миллиард доллар чамасы. 2010 елда президент эшләре идарәсенә бирелгән 73 миллиард сумның 5,83 миллиард сум өлеше әлеге очкычлар өчен җаваплы югары түрәләрнең хезмәт хакына тотылган.

Президент Путин карамагындагы мини-флотны хезмәтләндерү дә бюджетка ел саен йөзләрчә миллион долларга төшә. Хисапта Путинны хезмәтләндерүче 4 көймә сүрәтләнә. Президент идарәсе узган ел башында сатып алган Сириус яхтасын тотуның еллык чыгымнары, мәсәлән, 124 миллион сум, ягъни 1200 Русия пенсионерының еллык пенсияләренә тиң, диелә.

50 Миллион долларлык Олимпия яхтасын тоту чыгымнары тагын да күбрәк – елына 150 миллион сум чамасы.

Хисапка караганда, Русия президенты идарәсенең машиналар паркында 700 машина исәпләнә. Президентны йөртә торган, броня белән ныгытылган Mercedec-Benz S600 Guard Pullman машинасының бәясе бер миллион 125 мең доллар. Президент сакчылары 434 мең долларлык Mercedec-Benz Gelandewagen машиналарында йөри.

Болардан тыш Путинның кул сәгатьләре 22 миллион сум белән бәяләнә. Күпсанлы бу сәгатьләрне генә сатып алу өчен дә президентның алты еллык хезмәт хакы кирәк булыр иде, һәм Путин ул акчаларны ашамый эчми җыеп барырга тиеш булыр иде, ди Немцов. Әгәр дә инде ул сәгатьләр кемнәрнеңдер бүләкләре булган икән, Путин аларны керемнәр декларациясендә күрсәтергә тиеш. Ә декларациядә алар күрсәтелмәгән. Мондый очракта мондый бүләкләр югары түрәгә бирелгән ришвәт буларак бәяләнә.

Президент эшләре идарәсенең 2011 елгы бюджеты 84,6 миллиард сум булган һәм бу акчаларның төп өлеше "галерадагы колның" зиннәтле тормыш рәвешен тәэмин итүгә китә, ди Немцов. Бу акча 3,3 миллион кеше яшәгән Түбән Новгород өлкәсе бюджетына тиң.

Киемнәренең һәм башка әйберләренең күпмегә төшүен исәпләп тормыйбыз, әмма 20 миллион кеше очын-очкы көч хәл белән ялгап яшәгән илдә президентның мондый зиннәтле тормыш алып баруы оятсызлык дип оппозиция җитәкчесе бу акчаларны мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка социаль проблемнарны чишүгә юнәлтергә, югары түрәләрнең ни кадәр акча туздыруын халыкка да күрсәтергә чакыра.
XS
SM
MD
LG