Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда террор корбаннарына матәм көне


Дагыстанда бүген террор гамәле нәтиҗәсендә билгеле дин әһеле шәех Сәид әл-Чиркави һәм тагын алты кеше, шул исәптән 12 яшьлек үсмернең корбан булуына матәм көне.

Террорчының кем булуы ачыкланган. Ул Махачкалада яшәүче 30 яшьлек Әминат Корбанова (Сапрыкина). Аның ирен кораллы сугышчы буларак федераль хезмәтләр эзли. Корбанова Чиркей авылындагы шәехнең өенә кереп бомба шартлата. Тикшерү Сәид әл-Чиркавиның дини эшчәнлеген үтерү сәбәпләренең берсе булырга мөмкин дип белдерә.

Кичә Сәид әл-Чиркави җеназасына дистә меңнәрчә кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG