Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау мөфтие: Татарстандагы террорда читтәге көчләр мәнфәгате сизелә


Мөкаддәс Бибарсов
Мөкаддәс Бибарсов
Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, үзенең бу урында эшли башлавына 25 ел тулу уңаеннан булган әңгәмәдә, 19 июльдә Татарстанда диния идарәсе җитәкчелегенә булган һөҗүмнәргә дә, үз фикерен белдерде.

“Мөфтигә оппозициядә булган төркемнәр дә хокукый кырда иде, алар теркәлгән һәм хокук саклау оешмалары белән үзара аңлашып яшәде. Мин алар да мөфтият хезмәткәрләренең үлеме һәм яралану хәбәрен тетрәнеп кабул итте дип уйлыйм”, ди Бибарсов.

Аның фикеренчә, бу хәлләрдә бөтенләй башка, Татарстаннан читтәге көчләрнең мәнфәгате сизелә. “Татарстанның хәзерге элитасының дәрәҗәсен төшерергә омтылалар, ягъни сәяси хәл катлауландырыла”, дип саный Бибарсов.

Бу хакта да сүз булган Сарытауның “Время” газетына әңгәмәдә ул хәзер Татарстандагы террор гамәлләренә катнашы бар дип шикләнелгән кешеләр арасыннан әлеге явызлыкны эшләрдәй берәүне дә аерып ала алмавын әйтә.
XS
SM
MD
LG