Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Генераль секретаре Тәһранга килде


БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун Иран башкаласында үтүче Кушылмау хәрәкәте саммитында катнашу һәм Иран җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрү өчен Тәһранга килде.

Тәһранга килгәч тә Пан Ги Мун Иранның рухани җитәкчесе Али Хаменини һәм президент Мәхмүт Әхмәдиниҗад белән Сүрия низагы турында сөйләшәчәген белдерде. Аның фикеренчә, Иран төбәктә әһәмиятле роль уйный.

Пан Ги Мун БМО Генераль секретаре дәрәҗәсендә беренче тапкыр Иранга килә. Ул шулай ук сөйләшүләр вакытында иран атом програмы турында да сүз күтәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG