Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә православ активистлар эротика музее мөдиренә янады


Мәскәүдә православ активистлар кичә соң гына кичен “Точка G” эротика музеена бәреп кергән. Әлеге музей директоры Александр Донской бүген, бу билгесез кешеләрнең кулларында кирпеч булганлыгын белдерде. Әлеге кешеләр кирпечләрне бинага кергән җирдә калдырган һәм бу кисәтү дип әйткән.

Донской шулай ук Коткаручы Гайсә чиркәвендә панк-гыйбадәт кылганга ике елга төрмә җәзасы бирелгән Pussy Riot төркеме әгъзаларын яклау өчен “Мәхәббәт фиркасе” оештыручы буларак та билгеле.

Донской сүзләренчә, ул үзенә янаган кешеләрне социаль челтәрдә тапкан. Алар инде моңа кадәр дә Pussy Riotка каршы чараларда катнашкан һәм әлеге төркемне яклап оештырылган спектакльне дә өзәргә тырышкан булган.
XS
SM
MD
LG