Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәшәр Әсад: Гыйсьянчылар юк ителәчәк, әмма хәзер үк түгел


Бәшәр Әсад
Бәшәр Әсад
Сүрия президенты Бәшәр Әсад белдерүенчә, ил хакимиятенә кораллы низагны бетерү өчен “өстәмә вакыт кирәк” булачак. Әсад бу хакта Сүриянең “Әд-Дөнья” каналына биргән әңгәмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, хөкүмәт гаскәрләре гыйсьянчыларга каршы көрәштә күзгә күренерлек уңышларга ирешкән, әмма җиңүгә ерак әле.

Әсад Франция һәм Төркиянең Сүриядә качакларны саклау өчен имин өлеш булдыру тәкъдимен тормышка ашардай хәл түгел дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу ният “Сүрияне дошман итеп күргән көчләрнеке”.

Сүриядә бүген дә кораллы бәрелешләр дәвам итә. Алеппо һәм Идлиб шәһәрләре арасына урнашкан Тафтаназ хәрби һава аланында каты бәрелешләр булуы хәбәр ителә.

Кичә Димәшк янында Бәшәр Әсад тарафдарларын җирләгәндә шартлау булды. 27 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG