Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Кол Шәриф» мәчет комплексы авторларына Тукай бүләге тапшырылды


«Кол Шәриф» мәчет комплексы авторлары төркеменә Тукай бүләге тапшырылды
«Кол Шәриф» мәчет комплексы авторлары төркеменә Тукай бүләге тапшырылды
Бүген Казанда Республика һәм шәһәр көненә багышлап уздырылган чараларда тәртип саклау эшенә биш меңнән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.

Иң зур чаралар Казанның Бауман урамында, Г.Камал театры каршындагы мәйданда, Казан Мәдәни Үзәге каршында үтә. Шулай ук бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов «Кол Шәриф» мәчет комплексы авторлары төркеменә - Искәндәр Сәйфуллин, Сергей Шәкүров, Андрей Головин, Зөфәр Садыйков, Айвар Саттаров, Албина Даишева, Зөфәр Галиуллин, Рөстәм Зәбировка Тукай дәүләт премиясен тапшырды.

Бәйрәм чаралары кичке 10да салют белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG