Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ике хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән бер кеше кулга алынды


Узган төндә Казанда аналы-кызлы ике хатынны үтерүдә шикләнелеп 38 яшьлек Игорь Данилевский кулга алынды, дип хәбәр итте Азатлыкка Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Шептицкий. Башкаланың югары уку йортларының берсендә укыткан фәннәр кандидаты үтерелгән кыз белән бергә укыган булган, соңырак аның белән дустанә мөнәсәбәттә торган. Моннан тыш бу кеше хатыннан үзенең бурычларын түләргә акча сораган булган.

30 август иртәсендә Фучик урамындагы 68-нче йортта 76 һәм 38 яшьлек аналы-кызлы ике хатын үтерелгән фатирның диварында “Free Pussy Riot» (Pussy Riotка ирек) дигән канлы язу табылды. Алар 24-26 августта үтерелгән булырга тиеш диелә. Мәет исен сизеп күршеләре полициягә чәршәмбе көнне кичкә таба гына шалтыраткан.

22 августта бу фатирга килгән ир кеше хатын белән каршылыкка кереп аңа пычак белән кадаган. Соңыннан бүлмәгә кергән әнисен дә чәнчеп үтергән. Тикшерүчеләрнең эзен бутар өчен диварда кан белән язу калдырган. Боларны тоткарланган кеше үзе әйткән.

"Тикшерү дәвам итә", диде Шептицкий.
XS
SM
MD
LG