Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Европага кризистан чыгарга ярдәм итәргә әзер


Пекинда Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашуда Кытай җитәкчесе Һу Цзиньтао Кытайның Европа Берлеге илләренә күбрәк инвестиция кертү теләген белдерде. Берлекнең кризистан мөмкин кадәр тизрәк чыгуы дөнья икътисадына да тотрыклылык китерәчәк, диде Кытай җитәкчесе.

Европа илләренә финанс ярдәм турында Европа Берлеге белән өстәмә сөйләшүләр булачак. Премьер-министр Вэнь Цзябао, Европа Үзәк банкы, халыкара финанс оешмалары һәм иң зур дәүләтләр башлыклары белән киңәшләшү булачак, диде.

Германия һәм Кытай кабул иткән уртак белдерүдә, Германия Кытайның Европа Берлегенең икътисади проблемаларына "конструктив карашын" һәм Европада интеграция процессын яклавын югары бәяли, диелгән.

Меркельнең Кытайга сәфәре барышында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында 12 килешүгә кул куелган. Алар арасында Германиянең Кытайга дүрт миллиард доллар күләмендә 50 аэробус сату турындагысы да бар.
XS
SM
MD
LG