Accessibility links

Ике хатын-кызны үтерүдә шикләнелгән Данилевский ике ай сак астында булачак


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Фучик урамында аналы-кызлы ике хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп кулга алынган Игорь Данилевскийны 29 октябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар кабул итте.

Аның адвокаты Данилевскийның җинаятьне кылганда үз аңында булмаганын белдерде. Мәхкәмә җинаятьнең аеруча авыр булганын исәпкә алып аны сак астында тоту турында карар иткән.

Узган төндә Казанда аналы-кызлы ике хатынны үтерүдә шикләнелеп 38 яшьлек Игорь Данилевский кулга алынды, дип хәбәр итте Азатлыкка Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Шептицкий. Башкаланың югары уку йортларының берсендә укыткан фәннәр кандидаты үтерелгән кыз белән бергә укыган булган, соңырак аның белән дустанә мөнәсәбәттә торган. Моннан тыш бу кеше хатыннан үзенең бурычларын түләргә акча сораган булган.

"Тикшерү дәвам итә", диде Шептицкий.
XS
SM
MD
LG