Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы татар мәктәпләре ни дәрәҗәдә татар?


Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта. Чаллы, 1 сентябрь 2012 ел
Фәһим Вәлиев ялгыз пикетта. Чаллы, 1 сентябрь 2012 ел

Быелгы уку елында Чаллының татар мәктәпләрендә 1нче сыйныфка укырга килүчеләр саны арткан. Ләкин милли хәрәкәт вәкилләре татарча укытуның торышыннан канәгать түгел.

Канәгатьсезлек йөзеннән 1 сентябрьдә “Азатлык” яшьләре берлеге, ТИҮ вәкилләре шәһәрнең өч татар мәктәбе янына ялгыз пикетка чыктылар.

“Татар телен әкренләп кысалар. Шуңа каршылык йөзеннән бирегә чыктым. Киләчәктә кирәкле булган дәүләт имтиханнары да урыс телендә генә бирелә”, дигән борчуларын җиткерде 54нче татар гимназиясе янына шигар белән баскан Фәһим Вәлиев.

Гимназия капкасы төбендә пикетта торучы Вәлиев янына мәктәп мөдире Илдус Галиев та кызыксыну белән чыккан иде.

Илдус Галиев
Илдус Галиев
“Бездә 1нче сыйныфларда балалар саны артуы күзәтелә. Баштагы елларда ике сыйныф тупласак, быелгы балалар саны өч сыйныф ачарга мөмкинлек бирде. Катнаш гаилә ата-аналары да безнең мәктәпне сайлый икән, без каршы килә алмыйбыз. Алар балалары белән килгәндә татарча өйрәнербез, тырышырбыз диләр. Без инде шартлар тудырырга тиеш”, дигән җавапларны алдык Галиев әфәндедән.

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе каршында пикетта басып торучы Илмир Салих белән полиция офицерлары арасында беркадәр “аңлашулар” да булып алган. Төпчек кызын кулына күтәреп, олы кызын шушы гимназиянең 1нче сыйныфына алып килгән Әмирхан Евграфов та пикетчы белән полиция арасында барган әңгәмәгә кушылды һәм безгә дә кайбер фикерләрен җиткерде:

Әмирхан Евграфов (у)
Әмирхан Евграфов (у)
“Мин биредәге шигар белән риза. Татар мәктәпләре, гимназияләре дип аталсалар да, күбесендә татар теле һәм әдәбияты гына укытыла. География, тарих һәм башка фәннәрне урысчага күчерделәр. Беренче сыйныфка барырга тиешле балам да биредә математиканы урысча укырга тиеш була. Дөрес, 1нче сыйныфта фәннәр күп керми әле. Пикетта торучыны полиция дә, монда болай да татарча укыталар бит инде дип куарга маташты. Юкса, татарча укытуның исеме генә калып бара”, ди Әмирхан.

“Балаларын мәктәпкә озата килүче әти-әниләр шигардәге сүзләрне яклады. Ә балаларның кайберләре, бәлки татар телен яратмагангадыр, безгә бу тел кирәк түгел, дип узып киттеләр. Кайчандыр мине математикадан укыткан укытучым да минем янда булды һәм “Бик тә укытыр идек, ләкин югары уку йортларында урысча гына укыталар бит” диде".

Илмир Салих
Илмир Салих
2нче гимназиядә без 1 сентябрь тантанасын да күзәттек, директор урынбасары Нурзия Сәлимҗановага кайбер сораулар да бирдек. Аның әйтүенчә, башка елларда гимназиягә “беренчеләр”не дүрт сыйныфка җитәрлек итеп кабул иткәннәр. Ә быел өч сыйныфка 87 укучы кабул итү белән чикләнгәннәр. Чөнки быел татар телен белүче балаларга игътибар биреп, татар гимназиясе дигән дәрәҗәне сакларга тырышканнар. Мөрәҗәгать итүче әти-әниләр дә күп булган. Нурзия ханым хәзерге балаларның татар телен начаррак белүләренә дә борчылды. Шулай да бирегә балаларын китерүче ата-аналарга шарт-таләп тә куйганнар - татар теле, әдәбияты һәм башка фәннәр татар мәктәбе програмы буенча, ә математика урыс мәктәбе китапларыннан укытылачак. Ә бер сыйныфта математиканы да татарча укытачаклар икән.

Бу көнне шундый ук шигар белән Булат Гатин 52нче татар мәктәбе янына ялгыз пикетка чыкты.
Чаллының 2нче гимназиясендә 1 сентябрь тантанасы
Чаллының 2нче гимназиясендә 1 сентябрь тантанасы
XS
SM
MD
LG