Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснотуринскида алюмин ширкәте эшчеләре каршылык чарасы үткәрде


Краснотурински – Свердлау өлкәсенең Краснотурински шәһәрендә урнашкан һәм РУСАЛ компаниясенә кергән Богословский алюмин ширкәте эшчеләре якшәмбедә каршылык чарасы үткәрде.

Хөнәрчеләр берлеге оештырган чарада 500дән алып меңгә кадәр кеше катнашкан.

Эшчеләр ширкәтнең берничә бүлеген түбән җитештерү сәбәпле кыскарту ниятләренә ризасызлык белдергән. Шәһәрнең төп ширкәте булган оешмада кыскартулар зшсезлекнең бик нык артуына китерәчәк дип фаразлана.

Шушы хәлдән чыгу юлларын эзләү максаты белән 4 сентябрь көнне Краснотуринскида хөкүмәт комисиясе эшли башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG