Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак агым” машина йөреше Чаллыдан соң Уфага кагылып Самарга юл тотты


Уфа – Русия буйлап узучы оппозициянең “Ак агым” дип аталган машина йөрешендә катнашучылар Чаллыдан Уфага килеп якшәмбедә андагы активистлар белән очрашты.

Уфа хакимиятләре пикет үткәрергә рөхсәт бирмәү сәбәпле, оештыручылар бу чараны депутат белән очрашу дип атады. Әлеге машина йөрешендә Думада “Гадел Русия” партиясе депутаты Илья Пономарев катнаша.

Пономарев сүзләренчә, ул бу йөреш барышында төрле төбәкләрдә булып, каршылык хәрәкәтенең програмын ачыкларга тырыша. Йөрештә катнашучы “Солидарность” хәрәкәте активисты Михаил Шнейдер оппозициянең сайлау канунына үзгәрешләр кертү мәсьәләсендә референдум әзерләве турында хәбәр итте.

Безнең Уфадагы хәбәрчебез әйтүенчә “Ак агым” машина йөреше Уфадан Самарга юл тоткан.
XS
SM
MD
LG