Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Франц - Чехия президентлыгына иң үзенчәлекле намзәт


Владимир Франц
Владимир Франц

Тәненең 90 проценты тату белән капланган күренекле рәссам һәм композитор Чехия президенты булу өчен көрәшә.

Күренекле чех рәссамы һәм композиторы, Прага музыка сәнгате академиясенең театраль факультеты профессоры Владимир Франц - Чехиядә кышын үтәчәк президент сайлаудагы иң үзенчәлекле намзәт. Аның күзгә бәрелеп тора торган үзенчәлеге - тәненең 90 проценты тату белән капланган булуы.

Францның йөзе дә тулысынча диярлек тату белән капланган һәм шуның аркасында аны илдән читтә дә инде күпләр белә. Шул ук вакытта ул 140-тан артык спектакльгә музыка язган, күп кенә бәйгеләрдә җиңеп чыккан.

Чехиянең хәзерге президенты Вацлав Клаус Владимир Францны бүләкли
Чехиянең хәзерге президенты Вацлав Клаус Владимир Францны бүләкли
Францны президентлыкка тәкъдим иткән төркем, әгәр дә ул җиңеп чыкса, Чехия президентын бар дөнья беләчәк, ди. Әлеге төркем җитәкчесе Петр Вахлер: “Инде Францның Путин, Обама һәм Меркел белән төшкән фотоларын күз алдына китерәм”, ди.

Facebookта Францны яклаучы инициатив төркем төзелүе турында Франц үзе баштарак белмәсә дә, соңрак ул аны хуплап чыкты.

Владимир Франц президент чех сәясәтчеләрен җәмгыять белән берләштерүче, тормышны яхшыртучы идеяләрне гамәлгә ашыручы булырга тиеш дигән фикердә.

Чехларның үзенә карата мөнәсәбәтенә килгәндә, Франц, бу мөнәсәбәт толерантлыкка бәйле, ди. Мин бу тән төсен үзем сайладым, иң мөһиме - тән түгел, аның астында нәрсә булуы, ди ул. Владимир Франц Чехиядә тәне тату белән иң нык капланган кеше санала.

Президентлык көрәшендә катнашу өчен аңа кимендә 50 мең имза җыярга кирәк. Сәяси күзәтүчеләр аның президент булуга ирешә алачагына ышанмаса да, илдә аны яклаучылар аз түгел һәм имзалар көтелгәннән күпкә тизрәк җыела, фикер белешүләрдә ул иң алдынгы урыннарны ала, аны яклаучыларның “Tour de Franz” исемле кампаниясе популярлашканнан-популярлаша бара.

XS
SM
MD
LG