Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМОның Сүриядәге яңа вәкиле үз миссиясенә шикләнеп карый


Лахдар Браһими
Лахдар Браһими
Сүриядә халыкара илче, Алжир дипломаты Лахдар Браһими үзенә йөкләнгән миссияне “тулысынча ук башкарып чыгардай түгел” дип саный.

Бу хакта Брахими БиБиСига әңгәмәдә әйтте. Аның сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек Сүрия низагына бер фикердә булудан ерак, ә ил хакимияте үз карашын үзгәртмәскә тырыша.

БМОның элекке Генераль секретаре Кофи Аннанны алыштырган Браһими шул ук вакытта көч куллануны туктату өчен ике як белән дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга җыена.

БМОның балалар фонды (ЮНИСЕФ) кичә узган атнада Сүриядә 1600ләп кеше, күплеге тыныч халыкның, һәлак булуын хәбәр итте. Ел ярымга сузылган низагта һәлак булганнарның саны якынча 20 меңгә җитте.
XS
SM
MD
LG