Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Дальний”ның элекке хезмәткәрләре эше мәхкәмәдә 11 сентябрьдә карала


Бүген Казанның Идел буе районы мәхкәмәсендә “Дальний” бүлегенең элекке хезмәткәрләре Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗановка хөкем карары чыгарылырга тиеш иде. Элегрәк алар тикшерү белән хезмәттәшлек итеп, эшнең махсус тәртиптә каралуына ризалык бирде. Бу аларның гаебен тануын аңлата иде.

Ләкин бүгенге утырышта адвокатлар эшнең гомуми тәртиптә каралуын сорады. Бу “Дальний”ның элекке хезмәткәрләренең кайбер аңлатмаларыннан һәм гаепне танудан баш тартуына ишарә булып тора.

Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗановның адвокатлары гаепләүнең бер өлешен кире кага.

Мәхкәмә эшне 11 сентябрьдә гомуми тәртиптә карарга дигән карар чыгарды. Моннан тыш, Илшат Гарифуллин тагын ике ай сак астында калачак. Рамил Нигъмәтҗановка исә шәһәрдән чыкмау карары озайтылды.

Быел 9 мартта Илшат Гарифуллин һәм Рамил Нигъмәтҗанов “Дальний” бүлегенә 52 яшьлек Сергей Назаровны алып килгән иде. Алар Назаровка дөреслеккә туры килмәгән административ канун бозу протоколы төзеде. Шулай ук элекке полиция хезмәткәрләре Назаровны вәхшиләрчә җәберләгәч, ул хастаханәдә үлде. Бу хәл җәмәгатьчелектә шау-шу тудырды, полициянең башка көч куллану очраклары да ачылды, Татарстан эчке эшләр идарәсе башлыгы вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG