Accessibility links

Кайнар хәбәр

Dj Айваз: TMTV аша фикерле җырчыларны барлыйм


DJ Айваз: TMTV аша фикерле җырчылар барлыйм (1)
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:40 0:00

DJ Айваз: TMTV аша фикерле җырчылар барлыйм (1)

Яңа ачылган TMTV татар музыкаль каналы яшь башкаручыларның җырлары белән бергә, аларның дөньяга карашларын да күрсәтә икән. Бу хакта TMTV һәм “Татар радиосы” алып баручысы Dj Айваз Садыров "Кызган таба" тапшыруына биргән әңгмәсендә әйтте.

Айваз үзе төрле юнәлештә эш итә, “Татар радиосы” ди-джее, татар дискәтүкләрендә dj, музыкант, тамашарлар алып баручы, тамада. Шуңа да ул үзен аерым алып бер өлкәдә генә шөгыльләнәм дип әйтә алмады. Киләчәктә журналистика һөнәрен ныграк үзләштерергә, шул өлкәдә үсәргә тели. Бүген әңгәмә алу серләренә TMTV каналында баручы “Татар музыкаль авангард” тапшыруында өйрәнә. Әлеге өлкәдә Айваз Владимир Познерны үрнәк итеп алган. Үз тапшыруларында 15-20 минут дәвамында җырчыларны сөйләтеп, аларның дөньяга карашларын, фикерләрен барлый икән.

“Минем фикеремчә, татар эстрадасында 20% җырчы гына акыллы фикер йөртә ала, калган 80%ы җырларын ятлап, яңа күлмәк күрсәтеп биеп йөри. Яшь һәм урта буын артистлар арасыннан “Татар музыкаль авангард” тапшыруында катнашкан егет-кызлардан; Салават Миңнехановны, Илназ Гариповны, Гөлназ Сәфәрованы аерып әйтә алам”, ди Dj Айваз Садыров.

“Оятсыз фото-видео сурәтләр татарда да булачак”

Dj Айваз
Dj Айваз
Ул ялангач фотога төшеп танылу алган яшь башкаручы Алинә Бәшировадан да әңгәмә алган. Аның бу адымына Айваз нормаль карый.

“Ялангач фотога төшүне ул миңа хыялым дип аңлатырга тырышты. Алинәнең бу адымы калганнардан аерылып тору теләге иде. Тәнен күрсәтеп фотога төшү хыялы булган дигәнгә ышанмыйм, алай булса, ул аны халык арасына чыгармас иде.

Әлбәттә, татар милләтенә бу күренеш хас түгел. Ләкин бу алымнар бездә дә булачак. Биш-ун елдан соң ышанып әйтә алам - оятсыз фотосурәтләр, оятсыз клиплар татарларда да күренәчәк һәм бу нормаль күренешкә әйләнәчәк”, ди Айваз.

“Татар радиосы” ди-джее фикеренчә, ялангачлыкны сүккән әби-бабайлар киткәч, оятсызлыкны күреп үскән яңа буын калачак. Аларның исә бу күренешләргә исләре китмәячәк икән.
Dj Айваз: TMTV аша фикерле җырчылар барлыйм (2)
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:02 0:00

TMTV каналы Айвазга нинди мөмкинлек бирә?

“Барс Медиа” ширкәте булдырган каналда Айваз беренче булып үз тапшыруын алып бара башлый. Моннан тыш, анда “Музыкаль каймак”, “Музыкаль бүләк” исемле тапшырулар күрсәтелә. TMTV татар юморына багышланган видео язмаларны да тәкъдим итмәкче, ләкин әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.

Айваз Садыров
Айваз Садыров
“Татар музыкаль авангард” тапшыруын эшләргә Айваз махсус кагыйдәләр юк дип аңлатты.

“Әле яңа формалашкан канал. Иснәп, тотып, күреп карыйбыз. Шатмын телеканалга иң беренче килеп кергәнгә, кагыйдәләрне үзебез язабыз. Алдан язылганнары юк. Сүз иреге, кемнәрне чакыру мәсьәләсе катгый тормый”, диде Садыров.

Айваз фикеренчә, шоумен, алып баручы булырга теләгән яшьләр иң элек нәрсәгә сәләтле булуларын аңласыннар. Үзләрендә теләк һәм көч тойсыннар, ди ул. Айваз пәрәвездә язучыларга туры җаваплар бирергә, талантсыз “йолдыз” булырга теләүчеләргә ныклап уйланырга чакыра. Үзе төгәл максат куеп, әйткән уй-ниятләрен үтәп барырга тырыша икән. “Татар радиосы”нда ди-джей булам дигән - булган, яңа телеканал ачылу хәбәре чыгуга, алып баручы эшен башкарачакмын ди, күрәбез бүген ул TMTV каналында тапшыру алып бара.
XS
SM
MD
LG