Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербург хакимияте “Миллионнар маршын” уздырырга рөхсәт бирмәде


Петербург хакимияте 15 сентябрьдә шәһәр үзәгендә “Миллионнар маршы” оппозиция митингын уздыруны килештермәде.

Бу хакта чараны оештыру комитеты вәкилләре хәбәр итә. Шәһәр хакимияте оппозиция әгъзаларына урам җыены белән генә чикләнергә яки йөрешне шәһәр читендә уздырырга тәкъдим итте. Оештыручыларны бу тәкъдим канәгатьләндермәгән.

Мәскәүдә оппозиция вәкилләре “Миллионнар маршын” уздыруга гаризаны 31 августта тапшырды. Шәһәр хакимияте бүген җавап бирер дип көтелә. 15 сентябрьдә активистлар Тверь заставасы мәйданыннан Боровицкий мәйданына кадәр йөреш уздырырга ниятли. Чарада 50 меңгә якын кеше катнашачак дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG