Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия премьеры Европа берлеге җитәкчелеге белән очрашты


Сербиянең яңа премьер-министры Ивица Дачич илнең Косово республикасы җитәкчелеге белән диалог башлауга һәм Европа берлегенә кушылуга таба баруын белдерде. Бу хакта Дачич Брюссельдә Европа берлеге башлыгы Һерман Ван Ромпей белән очрашуда әйтте.

Ван Ромпей билгеләп узганча, Сербиянең Европа берлегенә якынлашуының киләсе адымы Косово җитәкчелеге белән диалог булырга тиеш. Берлек башлыгы сүзләренчә, элекке югослав территориясен хәзерге вакытта инде бик күп ил мөстәкыйль дәүләт буларак таныды.

Быелның мартында Европа берлеге Сербиягә берлеккә керүче намзәт-ил статусы билгеләгән иде.
XS
SM
MD
LG