Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда I Якупов укулары үтте


Казанда I Якупов укулары үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:44 0:00

Казанда I Якупов укулары үтте

4 сентябрьдә Русия ислам университетында татар дин әһеле Вәлиулла Якупов истәлегенә беренче укулар үтте.

Вәлиулла Якупов быелның 19 июлендә Казанда яшәгән йорты алдында билгесез кеше тарафыннан атып үтерелгән иде.

Аның истәлегенә оештырылган чара Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Алга таба чыгыш ясаучылар Вәлиулла Якупов башкарган эшләргә бәя бирде.

“Вәлиулла Якупов һәм мөселман мәгариф системының реформасы”, “Традицион ислам билгеләмәсе”, “Террорчылыкка каршы тору һәм традицион ислам”, “Татар халкының рухи-әдәби мирасын җиткерүдә Вәлиулла хәзрәтнең эшчәнлеге”,”Вәлиулла хәзрәтнең мирасы: ул башлаган эшнең киләчәге” һәм башка темаларга чыгышлар яңгырады.

Җыелышта Татарстан иҗтимагый пулатының Казан башкарма комитетына башкаланың берәр урамына Вәлиулла Якупов исемен бирү тәкъдиме дә әйтелде.

Якупов укуларын аның туган көненә туры китереп һәр елның 4 сентябрендә үткәрергә карар ителде.
XS
SM
MD
LG