Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: бин Ладенны үтерү турындагы китапта сер бар


Осама бин Ладенны үтерү операциясенә багышланган китапта таратырга ярамаган мәгълүмат бар. Пентагон вәкилләре китапның эчтәлеге белән танышудан соң шундый фикергә килгән. “Җиңел булмаган көн” дип аталган китапны элекке АКШ хәрбие Мэтт Биссоннет язган.

АКШ саклану министрлыгы матбугат секретаре Джордж Литтл хәбәр иткәнчә, китапны бастыру алдыннан авторга Пентагоннан рөхсәт алырга кирәк булган. Элекке хәрбинең адвокаты исә китапның эчтәлеген рәсмиләр белән килештерергә кирәклеген кире кага.

“Әл-Каидә” башлыгы 2011 елның маенда Исламабад янында АКШ махсус хәрби көчләре тарафыннан үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG