Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин: "Русия хакимияте мәчетләр төзергә акча бирми"


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин мәчет төзелешенә акча бирмәгән өчен хакимиятне тәнкыйтьләп чыкты.

“Дәүләт мәчетләр төзелешенә җирле бюджеттан да, федерал бюджеттан да акча бүлеп бирми. Башка конфессияләргә, күреп торабыз, ярдәм күрсәтелә. Коткаручы Гайсә чиркәвен тоту өчен быел 372 млн сум бүлеп бирелгән. Әлбәттә, моны белә торып, мөселманнар үпкәле”, - дип белдерде Равил Гайнетдин Россия-24 каналына биргән интервьюда.

“Ник Мәскәү Җәмигъ мәчетенә төзелеш башланган елдан бирле бер тиен акча да бирелми?”, - дип сорау бирә Гайнетдин.

“Ә бит Коткаручы Гайсә чиркәвен без бергә төзегән идек. Мөселман оешмалары, эшмәкәрләр чиркәү төзелешенә миллионлаган сум акча бирде”, - ди Русия мөфтиләр шурасы рәисе.
XS
SM
MD
LG