Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть”: Татарстанда 150 елга җитәрлек нефть бар


Татарстан территориясендә нефтьнең ачыкланган күләме бүген 6 млрд. тоннадан артык. “Татнефть” ширкәте белгечләре белдергәнчә, бүгенге шартлар белән ятмаларны эшкәрткәндә, Татарстан нефтьчеләренә 150 елга эш тәэмин ителгән.

Бу хакта ширкәт вәкилләре “Нефть, газ. Нефть химиясе” дигән 19нчы халыкара күргәзмәдә хәбәр итте. Күргәзмәдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика башлыгы Татарстанда җитештерелгән нефть химиясе продукциясен юл һәм капитал төзелештә тагын да киңрәк файдалану мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәлдә дә катнашты.
XS
SM
MD
LG