Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә кораб казасында 58 кеше батып үлде


Төркиянең Көнбатыш ярларында канунсыз иммигрантларны Европага алып баручы кораб батты. Төрек телеканаллары хәбәр иткәнчә, 58 кешенең җәсәде табылган.

Radikal газеты хәбәренә күрә, корабта барлыгы 102 кеше булган. Канунсыз иммигрантларның күпчелеген Гыйрак һәм Сүриядән Европага качырга теләүчеләр тәшкил итә.

Иммигрантларга диңгез юлы белән качарга ярдәм итүне оештыруда шикләнелгән ике төрек ватандашы кулга алынган. Шулай ук баткан корабның капитаны һәм аның ярдәмчесе дә тоткарланган.

Зыян күрүчеләрне коткару эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG