Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин бүген Сүрия рәсмиләрен кабул итте. Очрашу Сүрия ягы теләге буенча үтте.
Чит ил вәкиллегенә Сүриянең Русиядәге илчесе Риад Хаддад, Сүриянең мөфтие Әхмәт Бәдретдин Хассун һәм Сүрия митрополиты Лука Әль-Хури керде, дип хәбәр итә Татарстан вәкиллегенең матбугат хезмәте.
Равил Әхмәтшин Татарстан президентының һәм татарстанлыларның төп теләге Сүрия җирендә тынычлык урнашуы һәм Русия белән Сүрия арасында дустанә мөнәсәбәтләр ныгуы булуын билгеләде.
Яклар Татарстан һәм Сүрия арасында хезмәттәшлекнең ныгуы һәм үсүе мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. “Татнефть”, “КАМАЗ”, “Нижнекамскшина” һ.б. ширкәтләр Сүрия белән хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия.
Очрашуда булган Сүрия мөфтие улы татарларның Сүриядә дә яшәвен, аның тормыш иптәше татар булуын билгеләде.