Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда банк таланган


Коләхмәтов урамындагы “Росгосстрах Банк” бүлегеннән якынча 5 млн. сум урланган. Банк хезмәткәрләре иртән эшкә килгәч, ишекләрнең ачык булуын күргән. Эчтәге акча саклагычы да ачык булган.

Вакыйга урынында эшләүче полиция хезмәткәрләре банкта ватып керү эзләре тапмаган. Хокук саклаучы орган вәкилләре югары күләмдәге акча югалуында банк хезмәткәрләренең катнашы булуын кире какмый.
XS
SM
MD
LG