Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык: Татарстанда икътисад чәчәк ата


Татарстандагы нефть коеларының берсе
Татарстандагы нефть коеларының берсе

Татарстанның икътисади өлкәдә зур үсеш кичергән шәһәр һәм районнары билгеле булды. Икътисад министрлыгы исәпләп чыгарган мәгълүматка караганда, беренчелекне Әлмәт тота. Нефть башкаласыннан соң Түбән Кама килә, ә Казан өченче урынны биләп тора.

2012 елның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы Татарстанда 21 021 сумга җиткән. Иң югары күрсәткечләр беренче өчлекне алып торган шәһәрләрдә күзәтелә. Мәсәлән, Әлмәттә бу сан 25 264 сумга тиң. Мәгълүм ки, бу шәһәрдә Татарстанның иң затлы һәм иң бай ширкәте – "Татнефть"нең баш идарәсе урнашкан.

Икътисад министрлыгы мәгълүматына караганда, кеше башына туры килгән керем, 2011 ел белән чагыштырганда, 15,4% ка арткан. Казанда бу сан 32 763 сумны тәшкил итә. Чаллыда яшәүче кеше уртача 22 880 сум ала, ә Әлмәттә яшәүче ай саен 25 138 сумга баеп бара.

КамАЗ кебек мега-ширкәт урнашкан Чаллының Әлмәттән калышуы күзгә ташлана. Әмма икътисад фәннәре докторы, профессор Фарсил Зыятдинов фикеренчә, Чаллының Әлмәттән түбәнрәк торуы аны шаккаттырмый.

“Чаллының беренче өчлеккә дә керә алмавы гаҗәп түгел, гәрчә анда сәнәгатьчелек югарыда булса да. Соңгы арада КамАЗга заказлар булмады, шуңа күрә эшчеләр тулы көн эшли алмады. Билгеле, заказлар күп булса, Чаллыны узучы булмас иде. КамАЗ җитештергән машиналар дөнья стандартларына туры килергә тиеш дип уйлыйм, чөнки Русия өчен генә эшләсәк, заводка ихтыяҗ булмас.

Киләчәктә бу исемлектә “Алабуга” махсус икътисади зонасын да күрергә мөмкин булыр. Чит ил капиталын җәлеп итә алсак, Алабуга шәһәре алдынгы урыннарга чыгарга мөмкин”, дип саный икътисад белгече Фарсил Зыятдинов.

Икътисадый үсешне чит ил инвестицияләренә бәйләү юкка түгел – министрлык саннарына караганда, нәкъ менә төрле инвестицияләр җәлеп итү аркасында Татарстанда һәр кеше башына исәпләгәндә керем 15 500 сумга арткан.
XS
SM
MD
LG