Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Lufthansa” эш ташлаулары сәбәпле Германиядән Казанга очып булмый


“Lufthansa” хезмәткәрләренең эш ташлавы сәбәпле авиаширкәт бүген Франкфурт–Казан LH1468 очышын оештырмый. Очкыч Казанга 23.15тә килергә тиеш иде.

Шулай ук ширкәтнең 8 сентябрь 4.35тәге Казан-Франкфурт LH1469 очышы да оештырылмый кала.

“Lufthansa” эш ташлаулары очышларның өчтән икесен оештыра алмый. Авиаширкәтнең һөнәр берлеге җитәкчелектән хезмәт хакын арттыруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG