Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланды


ТӨРКСОЙ оешмасы даими шурасы әгъзаларының мәдәният министрлары утырышын ачу тантанасы, Уфа, 6 сентябрь 2012
ТӨРКСОЙ оешмасы даими шурасы әгъзаларының мәдәният министрлары утырышын ачу тантанасы, Уфа, 6 сентябрь 2012
6 сентябрьдә Башкортстан башкаласында төрки халыкларның V “Туганлык” халыкара театр фестивале башланды. Фестиваль кысаларында ТӨРКСОЙ оешмасы даими шурасы әгъзаларының мәдәният министрлары утырышы булып узды. Әлеге утырышта төрки дөньяның мәдәни башкаласын сайладылар. 2013 елда Төркиянең Искешәһәре, 2014 елда бу исемне Татарстан башкаласы Казан йөртәчәк.

Май аенда Төркиягә сәфәр кылган вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТӨРКСОЙ оешмасы штаб-фатирында да кунак булып киткән иде. Шул җәһәттән ТӨРКСОЙ гомуммөдире Дүсән Касәинов белән күреште. Татарстан президенты Казан 2014 елда төрки дөнья мәдәни башкаласы булсын дигән тәкъдим белән чыккан иде. ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе бу фикер чираттагы утырышларда каралачагын вәгъдә иткән иде.

1993 елда нигез салынган ТӨРКСОЙ оешмасына Русиядән алты илнең мәдәният министрлыгы керә. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Алтай, Тува, Хакасия һәм Саха бар. Оешмада барлыгы 14 ил әгъза булып тора.

Шулай ук Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында ТӨРКСОЙ кафедрасының тантаналы ачылышы булды. Бу кафедра – ТӨРКСОЙның Русиядәге беренче белем бирү үзәге. ТӨРКСОЙ гомуммөдире Дүсән Касәинов сүзләренчә, оешма төрки халыкларның мирасын өйрәнү, телләрне һәм мәдәни мирасны саклап калуны төп максат итеп куя.

Утырышта катнашкан Кыргызстан мәдәният һәм туризм министры Ибраһим Җунусов киләсе елны Чыңгыз Әйтмәтов елы дип игълан итәргә чакырды. 2013 елда рус һәм кыргыз әдәбияты классигына 85 яшь тулган булыр иде. Сүз уңаеннан, Чыңгыз Әйтмәтовның әнисе Татарстанның Кукмара районыннан. Шуңа күрә, татар халкының да бу елны зурлап уздырырга хакы бар. 2011 ел ТӨРКСОЙ тарафыннан Габдулла Тукай елы дип уздырылган иде.

“Туганлык” фестивале 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Татарстан данын Уфа сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры яклый. Тинчуринлылар Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Төш” спектаклен уйнаячак.

Фестиваль өч сәхнәдә барачак. Төрки театрлар үз спектакльләрен Башкорт Академия театры, Яшь тамашачылар театры һәм “Нур” татар театры сәхнәләрендә күрсәтә.
XS
SM
MD
LG