Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дәреслекләр җитешмәүне белдергән китапханәчеләрне эштән кумакчылар


Казанда дәреслекләр җитешмәү турында хәбәр иткән китапханәчеләргә үз теләкләре белән эштән китәргә гариза язарга кушылган. Бу хакта Казан хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Үзәк белдерүенчә, китапханәчеләр әлеге үзәккә кайбер дәреслекләрнең җитешмәве турында хәбәр иткәч тә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында дәреслекләр белән тәэмин итү өчен җаваплы Җәлил Мотыйгуллин һәм Мәскәү, Киров районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Елена Буслаева барлык китапханәчеләрне җыеп ашыгыч киңәшмә үткәргән.

Бу киңәшмәдә дәреслекләрнең җитешмәве турында хәбәр иткәннәргә шелтә белдерелгән һәм эштән китү турында гариза язарга кушылган.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов: “Без китапханәчеләргә үз теләкләре белән эштән китү гаризасы язмаска киңәш итәбез һәм юридик ярдәм күрсәтергә дә әзер”, дип белдерә.

Шолохов сүзләренчә, дәреслекләр җитешмәү һәм мәктәпләрдә акча җыю турында хәбәр итү өчен ачылган "кайнар элемтә”гә шалтыратучылар арта. “Бөтен ата-аналар да бер үк мәсьләне – мәгариф министрлыгы документларга күрә дәреслекләр бар дип белдерүен, ә үзләренең дәреслекләрне сатып алганлыкларын күтәрә”, ди Шолохов.

Хокук яклау үзәгендә булган мәгълүматларга күрә, Казанда бишенче сыйныфларга 22 мәктәп математика, 13 мәктәп рус әдәбияты, 11 мәктәп рус теле дәреслекләре алмаган. Бишенче сыйныфта укучылар өчен татар теле дәреслекләре Мәскәү һәм Киров районнарының бер генә мәктәбенә дә китерелмәгән. "Диннәр мәдәнияты һәм дөньяви әхлак нигезләре" китапларын тугыз мәктәп алмаган.

Хокук яклаучылар бу саннарның тулы булмаска мөмкинлеген, чөнки Мәскәү, Киров районындагы бөтен мәктәпләрнең дә җитешмәгән дәреслекләр турында бердәм реестрга мәгълүмат кертмәвен әйтә.
XS
SM
MD
LG