Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия халыкара илчесе Каһирәдә сөйләшүләр алып бара


Сүрия халыкара илчесе Лахдар Брахими Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы башлыгы Нәбил әл-Гарәби белән сөйләшүләр башлады. Төп тема – Сүриядәге низагны чишү юллары.

Соңрак Брахими Сүрия опоозиция вәкилләре, Мисыр президенты Мөхәммәд Мурси белән очраша.

Илченең матбугат сәркатибе Әхмәт Фәүзинең сүзләренчә, Брахими соңыннан Димәшккә барырга җыена.

Сүриянең иң зур шәһәре Хәлептә якшәмбе кич булган шартлауда 27 кеше һәлак булды, 64 кеше зыян күрде.

Хәлептә соңгы ике ай дәвамында хакимият хәрбиләре һәм кораллы оппозиция арасында бәрелешләр бара.
XS
SM
MD
LG