Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комиссиясе Гудковның депутат мандатын алу соравын карауны тәкъдим итте


Русия Дәүләт думасында депутатларның керемнәре һәм мөлкәтләре турында мәгълүматка контрольлек итүче комиссия “Гадел Русия” фракциясе җитәкчесе Геннадий Гудковның депутатлык мандатын алу соравын думада карарга тәкъдим итте.

Комиссия әгъзаларының күпчелеге бу тәкъдимне хуплады. Хуплаучылар Тикшерү комитеты мәгълүматлары дәлилле дип белдерде. Август башында әлеге комиссия Гудковның берничә сак хезмәте эшендә катнашы бар дип аңа җинаять эше ачарга тәкъдим иткән иде.

Гудковтан депутат мандатын алу мәсьәләсе Думаның якындагы утырышында каралырга мөмкин. Гудков барлык гаепләүләрне дә кире кагып, оппозициядәге эшчәнлеге өчен “мәхкәмәсез генә сәяси җәзага тарту”, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG