Accessibility links

Кайнар хәбәр

Waqit.ru хуҗалары вакыт җитте дип саный


Татар интернетында яңа мәгълүмати интернет-гәзит пәйда булды. Waqit.ru сайтының җисеме XX гасыр башында чыккан милли демократик рухтагы “Вакыт” гәзите белән аваздаш дип ышандыра аны гамәлгә куючылар.

Татар телендә эш алып бара торган мәгълүмати порталлар саны арта бара, ләкин Waqit.ru сайты хезмәткәрләре үзенә бөтенләй башка бурыч куя. Бер гасыр элек басылган “Вакыт” гәзите ул заманда күренекле урын алып торган һәм татар гәзитләре арасында алдынгыларның берсе булган. Сәяси мәсьәләләрдә сак һәм үлчәүле тонда язган, дин һәм милләт темаларын яктыртуда башкаларга үрнәк булып торган. Waqit.ru сайтының идеологиясе, максатлары һәм юнәлеше шул ук.

“Бүгенге көндә җәмгыятебезнең үсеше һәрберебез һәм, гомумән, милләтебез, илебез алдында яңадан-яңа сораулар, мәсьәләләрне кабыргасы белән куя, – дип сөйли сайтның баш мөхәррире Ләйсән Фәтхетдинова. – Бүген Русиядә бик зур үзгәрешләр бара, берничә дистә елдан илебезнең сәяси, мәдәни ландшафты танымаслык дәрәҗәдә үзгәрергә мөмкин. Берьяктан, бернигә дә карамыйча, җәмгыятебездә демократик тенденцияләр юл ярып барса, икенче яктан күп кенә проблемнарның артуын да күрәбез”.

Экстремизм очраклары, фашизм артканнан-арта бара, шуңа күрә татар-мөселман яшьләренә бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләрне чишәр өчен үз идеологиясен формалаштырыр өчен яңа мәйданчыклар булдыру мөһим. Шул мәйданчыкта эш алып бару гына татар яшьләрен алга җибәрә ала.

XX гасыр “Вакыт” гәзите уку-укыту эше, тел һәм әдәбият, мәдәният мәсьәләләренә киң урын биргән, милли театр, музыка сәнгатен җәелдерүгә теләктәшлек күрсәткән. Бүгенге яшьләр дә шул юнәлештән читкә тайпылмаска тырыша.

1906-1918 елларда Оренбурда басылган “Вакыт” гәзитенең беренче мөхәррире булып Фатих Кәрими торган, ә матди ярдәмне бертуган Рәмиевлар күрсәткән. Башта ул атнага 2-3 тапкыр, ә 1913 елдан көндәлек гәзит булып чыккан. Әмма большевиклар карары белән 1918 елда гәзит эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр була.

"Танылган исем астында нинди җисем ята соң? Яңгыравыклы исем сайлап, сыйфатсыз матбугат килеп чыкмасмы?" дигән сорауга Ләйсән Фәтхетдинова болай дип җавап бирде:

Ләйсән Фәтхетдинова
Ләйсән Фәтхетдинова
“Безнең нинди рухта эшләргә теләвебез, милләт үсешендә гаять зур роль уйнаган гәзит исемен сайлавыбыз максатыбызны үзе үк әйтеп тора. Әлбәттә, хыялларыбыз бик югары һәм бу дәрәҗәгә ирешер өчен бик күп шартларның туры килүе зарур. Ләкин XX гасыр башындагы “Вакыт” уңышларына ирешүне максат итеп куйдык һәм безнең фикеребезчә, татарның яшь буынына күрергә, ишетергә, әйтергә, барырга, өйрәнергә, берләшергә вакыт”, ди Фәтхетдинова.

Сайтны эшләүчеләр Русиядә барган сәяси процессларны да читләтеп узырга җыенмый. Илдә барган сәяси вакыйгаларны анализлап, Русиядә көчәеп килүче либераль-демократик катламның татар милләтенә, Татарстанга йогынтысы турында фикерләргә зур урын биреләчәк.

Бу эшкә алынган яшьләр татар матбугатын баетырга өметләнә, мәңгелек проблемнарны заманча чишү юллары белән уртаклашырга тели. Алар сүзләренчә, сайтта хезмәткәрләр күп түгел, чөнки бу урында һәркем булырга мөмкин. Аның эшчәнлегенә теләсә кем үз өлешен кертә ала. Яңа заман гәзитчеләре шул очракта гына яңа, сыйфатлы продукт килеп чыга алачагына ышана.

XS
SM
MD
LG