Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда “Хизб үт-Тәхрир” бүлекчәсен оештыруда шикләнелүче тоткарланган


Башкортстанда экстремизм белән көрәшү үзәге республика территориясендә “Хизб үт-Тәхрир” оешмасы бүләкчәсен оештыруда шикләнелүчене кулга алган. Хакимият тарафыннан террорчы диелгән оешманың эшчәнлеге Русиядә тыелган.

“Шикләнелүче шәхес 8 сентябрьдә үзе яшәгән Чиләбе шәһәрендә кулга алынды һәм җинаять кылынган җиргә – Башкортстанга китерелде”, - дип китерә Интерфакс башкорт эчке эшләр министрлыгы вәкилләре сүзләрен.

Тикшерү фикеренчә, Чиләбедә яшәүче 34 яшьлек ир-ат Башкортстанда “Хизб үт-Тәхрир” бүлекчәсен оештырып, аның белән Баймак, Хайбуллин, Әбҗәлилев районнары һәм Сибай шәһәрендә җитәкчелек иткән.

Кулга алынучыга җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG