АКШта 2001 елның 11 сентябрендә булган вакыйгаларның унбер еллыгын билгелиләр. Террор гамәлләре якынча өч мең кешенең гомерен өзгән иде.
Бу көнне телевидениедә президентлыкка намзәтләр Барак Обама һәм Митт Ромнига агитация булмас дип көтелә.
Барак Обама хатыны Мишель белән Ак йортта террор гамәле корбаннарына тынлык минуты уздырып, Пентагондагы искә алу чараларында катнашачак. Шулай ук АКШ президенты яраланган хәрбиләр һәм аларның гаиләләре белән очраша.
Республикан фиркасе вәкиле Митт Ромни исә Милли гвардия ассоциациясе җыенында чыгыш ясаячак.