Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда исламны мәсхәрәләүче фильм урнаштырган өчен Youtube тыелды


Әфганстан хакимияте АКШта чыккан исламны мәсхәрәләүче фильм сәбәпле Youtube сәхифәсен тыйды. Элегрәк әлеге фильм Youtube-та урнаштырылган иде.

“Видео сәхифәдән алынганга кадәр, безгә сәхифәне ачу тыелды”, - ди Әфганстанның элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы вәкиле.

Сэм Бэсил исемле америкалы төшергән фильм мөселман җәмәгатьчелегендә кискен каршылык уятты. Шул сәбәпле АКШның Мисыр һәм Либиядәге илчелегенә һөҗүм ясалды, Либиядә АКШ илчесе Кристофер Стивенс үтерелде.
XS
SM
MD
LG