Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан полициясе Хизб ут-Тәхрир вәкилләрен кулга алуын белдерә


Башкортстанның эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге республиканың Урал арты районнарында Хизб ут-Тәхрир оешмасы вәкилләре кулга алынган дип хәбәр итә.

Хәбәргә караганда, оешманың бүлекчәсе белән Чиләбедә яшәүче 34 яшьлек ир идарә иткән. Ул гыйнвар аенда районнар буенча йөреп, үзенең фикердәшләрен туплаган.

Сибай һәм Баймакта алты фатирда тентү узган. Аларда тыелган басмалар табылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, кулга алынучы Хәйбулла һәм Әбҗәлил районнарында да җирле халыкны ислам фиркасенә керергә котыртып йөргән. Бу оешма бүлекчәсе эшчәнлегендә шикләнелгән алты кеше кулга алынган. Алар барысы да яшьләр – 20 яшьтән 34 яшькә кадәр диелә.
XS
SM
MD
LG