Accessibility links

"1812 елда Парижга бер башкортлар гына кермәгән"


Башкортстанның милли музеенда "1812 ел сугышында башкортлар" дип аталган күргәзмә экспонаты.
Башкортстанның милли музеенда "1812 ел сугышында башкортлар" дип аталган күргәзмә экспонаты.

Русиядә 1812 елгы сугышның 200 еллыгы билгеләнгәндә башкортлар үзләренең тарихи ролен арттыра, ди ТИҮ рәисе Айрат Гыйниятуллин.

Русиядә һәм Башкортстанда 1812 елгы сугышның 200 еллыгы уңаеннан төрле чаралар бара. Башкортстан матбугатында, радио һәм телевидениедә башкорт халкының сугыштагы өлеше зурлап күрсәтелә, Парижга да алар гына кергән дип сурәтләнә, дип сөйләде Азатлык радиосына Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин.

“Тарихны белү өчен чыганакларны карарга кирәк. Болай гына сөйләү тарихны әкияткә әйләндерә. Сугышта 28 татар-башкорт полкы катнашканы билгеле. Шуларның тугызы Парижга керә. Аларның өчесе башкорт, өчесе типтәр, тагын өчесе мишәр булган”, диде Гыйниятуллин.

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
Аның сүзләренә караганда, башкортларның ролен арттырып күрсәтү - башкорт галимнәрендә популяр тенденция.

“Зур вакыйгаларны билгеләгәндә аларга нәтиҗә ясарга кирәк, төрле карашлы галимнәр катнашында җыеннар оештырырга кирәк. Шул юл белән генә тарихны бозу очракларын киметеп булыр иде”, дип сөйләде Айрат Гыйниятуллин.

"1812 елда Парижга бер башкортлар гына кермәгән"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:07 0:00
йөкләү


Башкортстанның милли музеенда "1812 ел сугышында башкортлар" дип аталган күргәзмә эшли. Анда башкортларның Русия гаскәрләре сафында 1812 ел сугышында катнашуы һәм Парижга керүенә багышланган экспонатлар, башкорт гаскәриләренең шәҗәрәләре урнаштырылган. Бу күргәзмә дә тарихны бозып күрсәтүнең бер мисалы булып тора, дип сөйләде Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Айрат Гыйниятуллин.

XS
SM
MD
LG