Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда намзәтләрне теркәү тәмамланды


Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы
Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасы

Башкортстанда 14 октябрь үтәчәк парламент сайлауга өч мең намзәт теркәлгән, иң яшенә 18 яшь. Сайлауда яңа партияләр намзәтләре дә катнашачак.

Башкортстан сайлау комиссиясе 14 октябрь үтәчәк сайлауга намзәтләрне теркәү тәмамланды дип хәбәр итте. Үгетләү чаралары 15 сентябрь башлана.

120 урынлы Дәүләт җыелышы-Корылтайга дәгъва итүче өч мең намзәт теркәлгән, иң яшенә 18 яшь. Намзәтләрнең 5% - эшсезләр, дип белдерде комиссия рәисе Хәйдәр Вәлиев Азатлык радиосына.

“Сайлау турындагы канунда үзгәрешләр бар. Фиркаләр саны күбәйде. Бу юлы пенсионерлар һәм Яшелләр партияләреннән намзәтләр булачак. Шулай ук намзәтләрнең сыйфат ягы да төрлечә, мисал өчен, намзәтләр арасында 18 яшьлек егет бар”, дип белдерде комиссия рәисе.

Тавыш бирү кәгазьләрен машиналар санаячак. Моның өчен Башкортстан бер миллион сумнан артык акча тоткан. Сайлауда видеокамераларны куллану мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, чөнки алар федераль милектә.
XS
SM
MD
LG