Accessibility links

Кайнар хәбәр

Можарова балалары татарчаны мәҗбүри укырмы?


Виктория Можарова үз фикерләрен матбугат аша уңга-сулга белдереп торды. Чаллы, 13 сентябрь 2012
Виктория Можарова үз фикерләрен матбугат аша уңга-сулга белдереп торды. Чаллы, 13 сентябрь 2012

13 сентябрьдә Түбән Кама мәхкәмәсендә балаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөртергә каршы булган Виктория Можарова эше каралды. Мәхкәмә балаларны татарча укытырга дигән карар чыгарды.

Мәсьәлә шунда, Татарстан кануннары буенча мәктәпләрдә укучыларга татар теленнән дә күпмедер күнекмәләр бирелә. Ләкин Виктория Можарова балалары Андрей һәм Никитага татар теле һәм әдәбияты дәресләренә йөрүне тыйган. Нәтиҗәдә Түбән Кама башкарма комитеты Можарованы мәхкәмәгә биргән.

Мәхкәмә утырышы алдыннан Виктория ханым журналистлар алдына чыгып белдерү ясады.

Мәхкәмә алдыннан
Мәхкәмә алдыннан
“Минем балаларны кабат 7нче сыйныфта калдырырга теләделәр. Ләкин мин аларны 35нче мәктәпнең 8нче сыйныфына үзем китереп куям һәм барысын күзәтү астында тотам. Укытучыларның кайберләре аларга карата яхшы мөнәсәбәттә, кайберләре, мәсәлән, сыйныф җитәкчесе Ирина Хомякова начар карашта. Ул балаларны гел 7нче сыйныфка куа. Без кабат бу сыйныфта укымаячакбыз һәм татар дәресләренә алга таба да йөрмәячәкбез”, диде Можарова.

Мәхкәмә бинасы
Мәхкәмә бинасы
Мәхкәмә утырышына журналистлар кертелмәде. Хакимият, мәгариф идарәсе җитәкчеләре тарафыннан шушы вазгыятькә ачыклык кертергә теләүче күренмәде.

Можарова ханым үз фикерләрен матбугат аша уңга-сулга белдереп торганда, хакимият, мәгариф хезмәткәрләре татарча укытуның канун нигезендә баруын, шулай булырга тиешлеге хакында бу канунны яклап бер генә җөмлә дә әйтә алмадылар. Матбугат хезмәткәрләре Виктория ханымның фикерләрен бар дөньяга җиткерергә торганда, Түбән Кама мәгарифчеләре Можарованы көтеп мәхкәмә бүлмәсендә утырдылар.

Можарованың матбугатка әйткән фикерләренә мәхкәмә бинасы кырыннан узып баручылар, бу бинага үз эшләре белән килүчеләр дә колак салды. Шундыйларның берсе - Шәрифҗан Әхмәтҗанов бу ханым сүзләренә ризасызлык та белдерде.

Шәрифҗан Әхмәтҗанов
Шәрифҗан Әхмәтҗанов
“35нче мәктәп укытучылары миңа бик кызганыч. Татар теле буенча канун бар, ул эшләргә тиеш. Ләкин менә кайберәүләр ул канунны санга сукмыйлар. Югыйсә, Татарстанда, татар арасында яшиләр бит. Ник санга сукмыйлар, аңламыйм. Татар телен теләмисең икән, китеп бар. Ә менә безне әни урысчага кыйный-кыйный укытты, өйрәтте. Аннары биредә бүген җәмәгатьчелек күренми. Чаллыда Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, бер төркем яшьләр мәгариф өлкәсендә булган кадәр эш алып баралар. Шунысы куркыныч, мондый низаглар аркасында милли мәсьәләләр дә куерырга мөмкин. Кемнәрдер моны куертырга телиләр дә”, дигән фикердә тора пенсионер Шәрифҗан Әхмәтҗанов.

Кичкә кадәр барган мәхкәмә “Башкарма комитет шикаятен канәгатьләндерергә” дигән карар чыгарды. Бу карар Виктория Можарованың балаларын татарча укытырга дигәнне аңлата. Ләкин сораулар кала. Ни рәвешле, ничек итеп? Чөнки бу ханым балаларының татарча укымаячаклары хакында утырыш алдыннан ук кискен итеп белдереп куйган иде.
XS
SM
MD
LG