Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны мәсхәрәләүче фильмга каршылык дүртенче көн дәвам итә


Мөселман дөньясында АКШта исламны мәсхәрәләүче фильм чыгуга каршылык дәвам итә.

Йәмән башкаласы Санада полиция көчләре АКШ илчелеген йөзләгән тәртип бозучыдан су коралы һәм һавага ату ярдәмендә саклап калды.

Мисырда “Мөселман кардәшләр” каршылык чараларын тыныч итеп уздырырга чакырган иде, аңа да карамастан Каһирәдә дә тәртипсезлекләр күзәтелде.

Индонезия башкаласы Джакартада АКШ илчелеге каршында 200гә якын кеше катнашында тыныч каршылык чарасы узды.

Тәһранда урамнарга меңләгән кеше чыкты, Иранның рухи лидеры Аятулла Гали Хамәнәи АКШны “җирәндергеч җинаять өчен гаеплеләрне җәзаларга” чакырды.

Каршылык чаралары Әфганстанның Җәлалабад шәһәрендә дә узды.
XS
SM
MD
LG