Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның татар бүлегенә Тукай исеме бирелергә мөмкин


Университетның филология һәм сәнгать институты бинасы
Университетның филология һәм сәнгать институты бинасы

Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегенә исем эзлиләр. Тәкъдимнәр арасында "Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе" дигәне дә бар.

Казан федераль университеты филология һәм сәнгать институтының мәгълүмат чаралары белән элемтә өчен җаваплы Сөләйман Нәҗмиев Азатлык радиосына бу көннәрдә татар филологиясе бүлегенә нинди исем бирү турында фикер алышулар барганлыгын белдерде.

"Монда безнең татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән бәйле шәхесләрнең исемен бирү күз алдында тотыла. Мисал өчен, Сәйдәшме, йә булмаса, башка берәүме, чөнки бу бүлекнең исеме "татар филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе" дип йөртеләчәк", ди Нәҗмиев.

Аның сүзләренчә, кем исемен бирү турындагы фикер алышуда студентлар да, галимнәр дә катнаша. Тәкъдимнәр тупланып беткәч, гыйльми шурада каралачак һәм кем исеме бирү тәгаенләнәчәк. Нәҗмиев аннан соң бу сайланган исемнең университет ректоры фәрманы белән көчкә керәчәген әйтә.

Исем кушу шаукымының рус филологиясе бүлегендә дә баруын әйтте ул. "Аларга бәлки Толстой исемендәге югары мәктәп исеме куелыр", диде Нәҗмиев. Дөньяга билгеле Казан халыкара лингвистика мәктәбе дә исемле булырга мөмкин. "Бу мәктәпкә нигез салган Бодуэн де Куртенэ 1874-1883 елларда Казан университетында эшләгән, бәлки аның исеме кушылыр. Әлегә фикер алышулар гына бара", диде Нәҗмиев.
XS
SM
MD
LG