Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot үзләрен колониягә җибәрмәүне сорап мөрәҗәгать итте


Pussy Riot панк-төркеме үзләренә белдерелгән хөкем карарының канунлы дип табылу очрагында Мәскәү тикшерү изоляторы җитәкчелегенә аларны шунда калдыруны сорап мөрәҗәгать итте. Төркемнең адвокатлары сүзләренә караганда, бу мөмкин эш.

"Кызларны колониягә җибәрү аларның сәламәтлеге һәм гомерләре өчен куркыныч булырга мөмкин", диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Хамовники мәхкәмәсе Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичны хулиганлыкта гаепләп ике ел төрмәгә хөкем итте. 1 октябрь көнне Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе бу карарның кануныйлыгын тикшерәчәк. Шул ук көнне дөнья буйлап Pussy Riot төркемен яклап урам җыеннары үтәчәк, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG