Accessibility links

Кайнар хәбәр

Митт Ромни: “Сәяси картада бәйсез Фәләстин дәүләте булмаячак”


АКШ президент сайлавында республикан фиркасе намзәте Митт Ромни бәйсез Фәләстин дәүләтенең барлыкка килә алмаячагын белдерде. Аның сүзләренчә, фәләстиннәргә төбәктәге тынычлык, Израиль белән дуслык кирәкми, алар аның өчен тырышмый.

Ромни белдергәнчә, әгәрдә ул АКШ президенты булса, бу мәсьәләне бөтенләй көн кадагыннан алыр иде.

Республиканнар вәкиле АКШ президенты Барак Обаманы Израильне кайбер мәсьәләләрдә бирешергә мәҗбүр итеп, фәләстиннәргә ярдәм итәргә тырышу өчен тәнкыйтьләп килгән иде.

Июль аенда рәсми сәфәр белән Израильда булган Митт Ромни Иерусалимны яһүд дәүләте башкаласы дип атап, Фәләстин хакимиятенең ачуын чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG