Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Америка фильмын тыю – сүз иреген чикләү өчен сәбәп кенә"


Исламны мәхәрәләүче "Мөселманнарның сафлыгы" фильмыннан бер күренеш
Исламны мәхәрәләүче "Мөселманнарның сафлыгы" фильмыннан бер күренеш

“Мөселманнарның сафлыгы” фильмы Русиядә ислам дөньясындагы кебек агрессив каршылык тудырмаса да, ул тиздән тыелырга мөмкин. Кремльнең бу һәвәскәр фильмны тыю теләге ни белән бәйле? Кайбер белгечләр моны интернетта сүз иреген чикләү кампаниясен башлау өчен сәбәп кенә дип атый. Башкалар тыюны хакимиятнең PR-чарасы, Русия мөселманнарын кайгыртуны күрсәтер өчен күз буявы ди.

Көнчыгыш илләре “Мөселманнарның сафлыгы” дип аталган АКШ фильмы каршында чыннан да саф һәм беркатлы булып чыкты. Исламны мәсхәрәләүче гади һәвәскәр фильм агрессиягә, массакүләм тәртипсезлекләргә, корбаннарга сәбәп булды. Гәрчә Европа һәм Америка мөселман оешмалары Көнчыгыштагы дин кардәшләрен провокациягә бирелмәскә чакырган иде.

Русия мөселманнары исә тыныч холыклы, аек акыллы булуын күрсәтеп, бу коткыга бирелмәде. Илнең мөселман төбәкләрендә дә массакүләм протест чаралары күзәтелмәде.

Аңа да карамастан Русия картинаны тыючы илләр сафына керергә мөмкин. Баш прокуратура “Мөселманнарның сафлыгы” фильмын диндарларны рәнҗетү һәм милләтара низаг чыгару өчен экстремистик дип тапты. Тикшерүне прокуратура элекке “Молодая Гвардия” лидеры, сенатор Руслан Гаттаров тәкъдиме белән уздырды. Исламны мәсхәрәләүче фильмны Русия территориясендә тыюны таләп иткән дәгъва мәхкәмәгә юлланды. Мәхкәмә тыю турында карар чыгарса, ә Google фильмны Youtube сәхифәсендә карауны чикләмәсә, Русиядә Youtube видеохостингы бөтенләй тыелырга мөмкин. Бу хакта коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров Твиттер хисабында язды.

Белгечләр, Русиядә фильмны тыю артында башка сәбәпләр дә булырга мөмкин, ди.

“Тыю иң элек мөселманнарны рәнҗетә”

“Руслан Гаттаровның фильмны тыю тәкъдиме Русиянең бөтен гражданнарын, ә иң элек мөселманнарны рәнҗетә”, ди "Коммерсант" ФМ күзәтүчесе Константин Эггерт. “Моның белән канунны үтәгән, мәдәниятле мөселманнарны тәртип бозучылар сафына кертеп куйдылар”, ди журналист. Аның сүзләренчә, мөселман дөньясында да каршылык чараларында фундаменталлар коткысына бирелгән азчылык кына катнаша.

“Бернинди җинаять сыйфатларына ия булмаган “Мөселманнарның сафлыгы” фильмын тыю – ул чын экстремист һәм террорчылар алдында җиңелүне тану ”, ди белгеч. Фильмны тыю Русия интернетында сүз ирегенә һөҗүм итү һәм аны чикләү кампаниясен башлау өчен сәбәп кенә булып тора, дип нәтиҗә ясый "Коммерсант" ФМ күзәтүчесе Константин Эггерт.

Сүз иреге чикләнәчәк, мөселманнарга сылтаячаклар

Русия фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Руслан Корбанов Youtube-ның Русиядә тыелачагына ышанмый. “Фильмны экстремистик дип танып тыерга теләү – хакимиятнең үзенчәлекле PR-чарасы, Русия мөселманнарын кайгыртуны күрсәтер өчен күз буявы”, ди Корбанов.

Шул ук вакытта белгеч фикеренчә, хакимиятнең бу адымы либерал активист һәм журналистлар ягыннан тәнкыйтькә сәбәп булачак. Соңгылары бу тыюда сүз иреге чикләнелүен күзәтеп, моны мөселманнар белән бәйләячәк.

“Дәүләт сәясәтен акыллырак итеп алып барса, федераль дәрәҗәдә мөселманнарны яклау белән беррәттән, төбәкләрдә аларны эзәрлекләп һәм хокуклар бозуга юл куймаса, хакимият мөселманнар күзлегендә уңайрак төсмергә ия булыр иде”, ди сәясәт белгече. “Мөселманнар сафлыгын” фильмын экстремистик дип игълан итүне дә һич хупламыйм, чөнки бу ысулның файдасын күрмим”, дип нәтиҗә ясый Корбанов.
XS
SM
MD
LG