Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лахдар Брахими: «Сүрия низагы кискенләшә»


Якын Көнчыгышта рәсми сәфәрдә булган Сүрия халыкара илчесе Лахдар Брахими, Сүрия низагы кискенләшә бара, ди.

Үрдүндәге Сүрия качаклары лагеренә барганнан соң Әл-Җәзирәгә биргән интервьюда Брахими, вакыйгалар алга таба да шулай барса, бөтен Якын Көнчыгыштагы вәзгыять тотрыксызланырга мөмкин, дип белдерде.

Amnesty International хокук яклау оешмасы хезмәткәрләре җыйган мәгълүматка караганда, Сүриядә күп санда хәрби җинаять эшләнелгән. Оешма халыкара җәмәгатьчелекне тиешле чаралар кабул итәргә чакыра. Белгечләр Хама төбәгендә сентябрь уртасында гаепсез кешеләргә ясалган һөҗүмне тикшергән. Анда 166 кеше үтерелгән, 48е бала һәм 20се хатын-кыз булган.

Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, баш күтәрүчеләр хакимият хәрбиләрен кысрыклап чыгаргач, Сүрия гаскәре ул территориягә бер туктаусыз ут ача һәм тыныч халыкка бик зур зыян китерә.
XS
SM
MD
LG