Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция хөкүмәте Мөхәммәд пәйгамбәрне мәсхәрәләгән журналны яклап чыкты


Франция премьер-министры Жан-Марк Эйро, аның илендә сүз һәм матбугат иреген хөрмәт итәләр, шуңа күрә матбугат үз фикерен карикатура ярдәмендә җиткерә ала, дип белдерде. Эйро бу хакта Мөхәммәд пәйгамбәргә карикатуралар чыгуы белән бәйле узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Гаугалы карикатураларны популяр сатира журналы Шарли Эбдо бастырды.

Шул ук фикерне эчке эшләр министры Мануэль Вальс та җиткерде. Аның сүзләренчә, сүз иреге кешенең төп хокукы булып тора һәм канун аны яклый. Министр карикатуралар чыгуына ризасызлык белдергән мөселман оешмалары җитәкчеләре белән очрашкач чыгыш ясады.

Шарли Эбдо журналы редакциясе карикатураны “Мөселманнарның сафлыгы” фильмы тирәсендәге гауга белән бәйле бастыруын яшерми.

Франция бу фильмга каршылык чараларын уздыруын тыйды.

Илнең тышкы эшләр министрлыгы чит илләрдәге Франция илчелекләрен ныклы сак астына алу карарын чыгарды.
XS
SM
MD
LG