Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мэры кәрәзле телефон ыргыту чемпионаты уздыра


29 сентябрьдә Чаллыда беренче кәрәзле телефон ыргыту чемпионаты уза. Ярышны шәһәр башлыгы Васил Шәехразиев тәкъдиме белән башкаручы комитет оештыра.

Чемпионатта катнашучылар кәрәзле телефонны никадәр еракка ыргыта алуда ярышачак. Ярышта һәр чаллылы катнаша ала.

Бәйге өч бүлектә уза: “иң төгәл атучы”, “иң ерак атучы” һәм “иң оригиналь атучы”. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
XS
SM
MD
LG