Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда уяу булырга чакыручы икмәк сатыла башлады


Татарстанның эчке эшләр министрлыгы уздырган «Сак бул – карак!» операциясе кысаларында Казанның икмәк фабрикаларыннан берсе махсус ябыштыргыч беркетелгән ипи чыгара башлады.

“Ябыштыргычта каракларның ысуллары һәм саклану чаралары турында мәгълүмат урнаштырылган”, - дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

“Таныш булмаган кеше килеп акча сорыймы? Ят номердан шалтыратып акча сорыйлармы? Көтелмәгән җиңү турында СМС килдеме? БУ - ЯЛГАН!”, - диелә ябыштыргычта.

Полициядә бу чараның җитди профилактик файда китерәчәгенә ышаналар: ипине һәркем сатып ала, шуңа күрә бу гадәттән тыш ысул белән күпләргә мөрәҗәгать итәргә була, ди хокук саклаучылар.

Татарстанда соңгы сигез ай эчендә 420 алдашу һәм караклык очрагы теркәлгән, аның яртысы Казанда.
XS
SM
MD
LG