Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания Каталониягә салым бәйсезлеген бирмәде


Испания хакимияте Каталониянең салым эшләрендә бәйсезлек бирү таләбен кире какты. Бу хакта Испания премьер-министры Мариано Рахой Каталония президенты Артур Мас белән очрашуда белдерде. Мас Каталония салым эшләрендә үзе идарә итү теләгеннән баш тартмаячагын әйтте.

Хәзер Каталониянең җавап чаралары турында сөйләшүләр бара. Җирле матбугат хәбәр итүенчә, Артур Мас яңа сайлаулар таләп итәргә мөмкин. Каталониянең икътисади үсеше исәпкә алынганда, Испания премьерының каталоннарның тәкъдимен кире кагу Мадридның кризис вәзгыятен тирәнәйтергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Барселонаның Мадридка түләгән акчасы Испания икътисады кеременең 20 процентын тәшкил итә.
XS
SM
MD
LG